Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина 2015 елның 27 августында Татарстан Республикасы Югары суды бинасында уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе урынбасары К.И.Галишников алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Конституцион Суды судьясы Р.Ф.Гафиятуллин, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, республиканың район һәм шәһәр судлары рәисләре катнашты.

Н.В.Рагозина, расланган көн тәртибе буенча, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен социаль яклау мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. 

Судьяларны, аларның гаиләләрен һәм суд аппаратларын социаль яклау мәсьәләләре буенча Казан шәһәренең Яңа Савин район суды рәисе  А.Н.Ковальчук, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары М.М.Хәйруллин чыгыш ясады.

Утырышны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев йомгаклады. 

Көн тәртибендәге сораулар буенча Судьялар советы тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International