Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзалары 27-29 октябрьдә хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү буенча Чаллы шәһәр округына эш сәфәренә чыктылар.
Күчмә чара алдыннан, оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмәдә хокук бозуларны профилактикалау эшен буенча аеруча игътибар соралган мәсьәләләр билгеләп үтелде.
Төрле министрлыклар һәм ведомстволарның вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары күчмә тикшерү барышында, план-заданиедә расланганча, хокук бозуларны профилактикалау субъектларының төрле юнәлешләр буенча эшчәнлеген, шул исәптән, «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасының үтәлешен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Башкарма комитет җитәкчесе Р.А.Абдуллин катнашында киңәшмә үткәрде.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме әгъзаларының хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын тикшерү йомгаклары буенча киңәшләр бирелде.