Дәүләт думасы балигъ булмаганнар өчен хөкем ителгәнлекне бетерү срокларын кыскартты

2010 елның 22 марты, дүшәмбе
Дәүләт Думасы җомга көнне “Россия Федерациясе җинаять кодексының 95 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын (балигъ булмаган хөкем ителгәннәр өчен хөкем ителгәнлекне бетерү срогын кыскарту мәсьәләсе буенча) өченче укылышта кабул итте.
Хәзерге вакытта хөкем ителгәнлекне бетерү сроклары барысы өчен бертөрле һәм бер елны тәшкил итә: зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләр өчен хөкем ителгән балигъ булмаганнар өчен дә, иректән мәхрүм ителмәгән, йошаграк җәзага тартылган яшүсмерләр өчен дә.
Хәзер исә хөкем ителгәнлекне бетерү срогы дифференцилаштырылгын һәм 18 яшь тулмаган затлар һәм иректән мәхрүм ителмәгән, йошаграк җәзага тартылганнар өчен алты айга кадәр кыскартылган.
  
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International