2015 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү өчен Питрәч муниципаль районына барып кайттылар.
Сәфәр барышында Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының гражданнарны тузган торактан күчерү буенча эшенең торышы, милекчеләрдән тузган йортларны алыр алдыннан үткәрелергә тиешле процедураларның үтәлеше тикшерелде.
Моннан тыш, муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына муниципаль норматив хокукый актлар җибәрү мәсьәләләре каралды.
Бүлек хезмәткәрләре әлеге юнәлешләр буенча практик һәм методик киңәшләрен бирделәр, проблемалы сорауларга җаваплар табылды.