Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Әлеге бәйрәмнәр безнең хокукый гражданлык җәмгыятендә бердәм күпмилләтле халык булып яшәүгә омтылышыбызны чагылдыра. Бу бәйрәмнәр патриотизм, милли татулык идеясе һәм уртак максатлар символы.
Әлеге бәйрәм көннәрендә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, уңышлар һәм бәхетле тормыш телим.