Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүчеләрне социаль яклау чаралары турында

2010 елның 23 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 26 февралендәге 94 номерлы карары нигезендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы һәм тәрбияләнүче 7 яшьтән олы булган затлар, башлангыч, урта һәм югары профессиональ белем бирү учреждениеләренең көндезге укучылары өчен 2010 елның 1 январеннән алып 15 иненә кадәрге һәм 2010 елның 1 сентябереннән алып 31 декаберенә кадәрге чорлар дәверендә Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны элемтәсе гомуми файдаланыштагы тимер юл транспорты белән йөрү билеты бәясенә 50 процентлы ташлама билгеләнгән.
Укучылырга льгота студентлык кенәгәләрен яисә башка белем бирү учреждениесендә укучы икәнлеген дәлилләүче документны (әлеге документта укучының фотосүрәте һәм белем бирү учреждениесенең мөһере булырга тиеш) күрсәтү нәтиҗәсендә биреләчәк.
Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан укучылар өчен юл йөрү билеты бәясенә 50 процентлы ташлама билгеләү белән бәйле тимер юл транспорты оешмалары керемнәре югалтуларының бер өлешен компенсацияләүгә юнәлдерелгән субсидияләргә 2010 елда субсидия бирү Тәртибе расланган.
Карар рәсми рәвештә басылу көненнән үз көченә керә һәм 2010 елның 1 январеннән башлангыч алган хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.
 
«Гарант» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International