Фәнни-консультатив советның тантаналы утырышы

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

2015 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Конституцион судының “Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгы шартларында конституцион законнарның камилләшүе” дип аталган Фәнни-консультатив советы утырышында һәм Татарстан Республикасы Конституциясе Көненә һәм Татарстан Республикасы Конституцион судының 15 еллыгына багышланган тантанада катнашты.
Тантаналы утырышны Татарстан Республикасы Премьер–министры И.Ш.Халиков ачып җибәрде һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның тәбрикләвен укыды.
Л.Ю.Глухова үз чыгышы вакытында Татарстан Республикасы Конституцион суды Аппаратының фәнни-аналитик бүлеге мөдире урынбасары И.Ф.Садыйковка халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International