28 март көненнән Россиянең кайбер регионнары яңа сәгать поясларына күчәчәк

2010 елның 24 марты, чәршәмбе
28 март көненнән Россия җәйге вакытка күчәчәк. Әмма гадәти сәгать күчерүдән тыш кайбер регионнарны яңа сәгать поясларына күчү көтә.
28 март көнне җирле вакыт буенча төнге сәгать 2-дә Камчатка һәм Чукотка автоном округы унынчы сәгать поясына керәчәкләр. 2010 елның 19 мартындагы 171 номерлы “Камчатка һәм Чукотка автоном округы территорияләрендә унынчы сәгать поясын куллану турында” РФ хакимияте карарын В.Путин имзалады.
Шул ук көнне җирле вакыт буенча төнге сәгать 2-дә Самара өлкәсендә мәскәү вакыты, ягъни икенче сәгать поясы вакыты урнаштырыла. Бу турыда 2010 елның 19 мартындагы 170 номерлы “Самара өлкәсе территориясендә икенче сәгать поясын куллану турында” РФ хакимияте карарында әйтелә.
Шулай ук, 2010 елның 17 мартындагы 166 номерлы “Удмурт Республикасы территориясендә икенче сәгать поясын куллану турында” РФ хакимияте карары нигезендә Удмуртия башкала вакытына күчәчәк.

www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International