РФ милициясе турындагы яңа закон проектын апрель аена өлгертәчәкләр

2010 елның 25 марты, пәнҗешәмбе
Россия Эчке эшләр Министрлыгында “Милиция турында” яңартылган закон әзерлиләр.Ведомство башлыгы Рәшид Нургалиев билгеләвенчә: документның концепция проекты 1 нче апрельгә әзер булырга тиеш. Аны “хисләргә бирелеп” әзерләргә кирәк түгеллеген ассызыклады министр.
ВВС хәбәр иткәнчә, яңа закон эшләп чыгару зарурлыгы 1991 елда кабул ителгән элекке документ нормаларының искерүе белән бәйле, ул нормалар “искергән һәм эшкә комачаулый” ди министр.
Нургалиев фикеренчә, милиция турындагы закон “рухы белән” яңа булачак. Чәршәмбе көнне “Милицейская волна” радиостанциясе эфирындагы чыгышында ул яңа закон концепциясен эшләп чыгаруда милициянерлар гына түгел, ә галимнәр, сенаторлар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, хокук яклаучылар катнашачак дип билгеләде. Халыкара тәҗрибә дә тикшерелә башлады.
 
Деловой Петербург
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International