2015 елның 12 ноябрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган брифинглар циклы старт алды. Брифингларда ришвәтчелеккә каршы гражданнарның белемен күтәрү һәм җәмгыятьтә ришвәтчел кыланышларга каршы тору максатыннан дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләренең чыгышлары каралган.
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова 2015 елга коррупциягә каршы тору эшенә йомгак ясалган брифингта катнашты.
Министр үз чыгышында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасында каралганнарның үтәлеше мәсьәләләренә тукталды. Программага республика һәм федераль дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалары – барлыгы 90 башкаручы катнаша.
Коррупциягә каршы дәүләт программасын гамәлгә куелышы буенча гомуми контроль республиканың юстиция министрлыгы җаваплылыгында, шунлыктан министрлык вәкилләре 2015 елның тугыз ае эчендә программа чараларының үтәлеше буенча 15 тикшерү (11 муниципаль районда һәм 4 башкарма хакимият органында) уздырдылар.
Программада 91 чара каралган, 2015 елның тугыз ае эчендә шуның 71е тормышка ашырылган. Чараларның бер өлеше Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә – 9 декабрьгә билгеләнгәнгә күрә, 2015 елның азагына кадәр алар үтәлеп бетәчәк.
Брифингта шулай ук, ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһүдин, ТР Президентының Коррупциягә каршы тору сәясәте идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю.Панкратов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Р.Р.Кадыйров катнашты.