2015 елның 12 ноябрендә «Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару» темасына Татарстан Республикасы муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын тоташтырып видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова алып барды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, шулай ук, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының муниципаль регистрны оештыру һәм алып бару, муниципаль регистр алып бару мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү эшчәнлеге буенча нәтиҗәләр һәм перспектив юнәлешләр билгеләп үтелде.
«Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару буенча 2015 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эш нәтиҗәләре турында» төп доклад белән Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып баруның актуаль мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.Г.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе начальнигы А.Б.Гревцов, Татарстан Республикасы прокуроры ярдәмчесе А.А.Яруллин, Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башлыгы урынбасары И.Н.Тимершина (видеоконференция элемтәсе режимында) чыгыш ясады.