2015 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы әгъзаларының гомуми җыелышында катнашты. Утырышта конгресс эшчәнлегенең җирле үзидарәне ныгыту эшен дәвам итүгә кагылышлы перспектив юнәлешләре турында фикер алышынды.
Бүгенге көндә җирле үзидарә органнарында эшләү төрле тармакларда белемле булуны һәм җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итүдә зур җаваплылык күрсәтүне таләп итә.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Җирле үзидарә гражданнар өчен иң якын хакимият органы булуын, аның вәкилләре эшчәнлеге нәтиҗәсе халык кәефендә турыдан-туры чагылыш табуын билгеләп узды.
«Безнең конгрессның төп бурычы – Муниципаль берәмлекләр советларын Татарстан үрнәгендә берләштерү», – диде Гомумроссия Муниципаль берәмлекләр конгрессы Президент В.Б.Кидяев, башка регионнарга караганда Татарстанда җирле үзидарәнең үсешенә басым ясап.