Белем күтәрү курсларының ачылуы

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире А.В.Воробьев һәм Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының белемен күтәрү курсларының ачылу тантанасында катнашты.

Курслар «Россия гадел хөкем академиясе» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесенең Казан филиалында ачылды. Җәмәгать судьяларын гыйльми дәрәҗәсе булган мөгаллимнәр, шулай ук, озак еллар эшләгән тәҗрибәле судьялар укытачак.

Укып чыгучылар уңышлы аттестация нәтиҗәләре буенча кыска вакытлы курсларны тәмамлау турында таныклык алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International