Татарстан Республикасы югары уку йорталары юридик факультетлары студентлары арасында уздырылган бәйгенең финалы

2010 елның 29 марты, дүшәмбе
2010 елның 26 мартында ТАССР юстиця министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган, Татарстан Республикасы югары уку йортлары юридик факультетлары студентлары арасында уздырылган, VI Республика конкурсы тәмамланды. Финал турының җиңүчесе һәм Татарстан Республикасының иң яхшы студен-юристы булып А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының бизнес һәм мәгълүмати технологияләр институты 4 курс студенты Гилаева Юлия танылды.
Конкурсны корып җибәрүчеләре һәм оештыручылары булып Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, “КонсультантПлюс.Мәгълүмати Технологияләр” җаваплылыгы чикләнгән оешмасы һәм Россия юристлар ассоциациясенең Татар региональ бүлеге тора.
Конкурсны түбәндәге танылган юристлар бәяләделәр: КДУ галимнәре ю.ф.д. Б.Л. Железнов – жюри рәисе, ю.ф.д. М.В.Талан, ТР юстиция министры ю.ф.к. М.М.Курманов, , ю.ф.д. Россия правосудие Академиясенең Казан филиалы мөгаллиме А.И.Абдуллин, шулай ук ТР Прокуратурасы вәкилләре һәм Казан югары уку йортлары мөгаллимнәре.
Моннан тыш, жюри эшендә РФ мәгариф һәм фән Министрлыгы мәгариф үсеше Федераль институтының балаларны һәм яшьләрне социализацияләштерү мәсьәләләре Үзәге җитәкчесе, Мәскәү студент үзәгенең фәнни-методик үзәге җитәкчесе ю.ф.к. доцент Т.Ф.Акчурин катнашты.
Конкурсның максаты – хокукый культураны пропагандалау һәм юридик белемнәр статусын күтәрү; Татарстан Республикасындагы юридик уку йортлары студентларының белем дәрәҗәләрен билгеләү. Конкурс ике турда уздырыла. Беренче тур югары уку йортларында 16 март көнне уздырылды.
Анда 234 көндезге уку формасы студенты, шул исәптә 13 Казан шәһәре, 5-се Алабуга, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәре студентлары, катнашты.
26 мартта ТР юстиция Министрлыгында бәйгенең 2 йомгаклау туры уздырылды, 11 катнашучы үтте.
Финалистлар арасында беренчнелекне Гилаева Юлия яулады. Икенчн урынны КДУ студентлары Нафикова Алсу һәм Фролова Анна бүлештеләр, өченче урынны – Россия правосудие академиясенең Казан филиалы студенты Воробьева Ольга һәм Мәскәү дәүләт экономик институтының Түбән Кама филиалы студенты Абдувәлиева Альбина алды.
 
ТР юстиция Министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International