Россиядә теркәлмәгән һәм техник тикшерү үтмәгән атомобильләр өчен штрафлар күләмен үстерделәр

2010 елның 30 марты, сишәмбе
Җомга көнне Дәүләт Думасы өченче, ахыргы, укылышта РФ административ хокук бозулар Кодексына кертелгән, тиешле рәвештә теркәлмәгән транспорт средствосын куллану өчен җаваплылыкны көчәйтә торган, төзәтмәләрне кабул итте. Закон тарафыннан бу төр хокук бозу өчен каралагн штраф күләме 100 сумнан 300-800 сумга кадәр үстерелгән. Моннан тыш, дәүләт техник тикшерү үтмәгән автомобиль кулланган өчен җәза чарасы катгыйлаштырылган, 200-дән 500-800 сумга кадәр.
 
Интерфакс
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International