Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Комиссия утырышында
2010 елның 30 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Комиссия утырышы узды. Эш планы белән тәңгәл булганча, комиссия вәкилләре Министрлык Матбугат бүлегенең коррупциягә каршы сәясәтнең гамәлгә ашырылуы турындагы отчетын тыңладылар. Әлеге мәгълүмат белән министр ярдәмчесе Т.П.Лобанова чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, “Хокук һәм хаят” журналында 2006-2008 елларда Татарстан Республикасы коррупциягә каршы Стратегиясен гамәлгә ашыру сәясәтенең республика Программасын эшләп чыгарган вакытыннан ук коррупция күренешләре белән көрәшүгә, нигезләмәләрне, Программаны тормышка ашыруга багышланган, коррупциягә каршы көрәш темасына массакүләм мәгълүмат чараларыан мониторингы, Интернет челтәренең бу юнәлештәге эшчәнлеге турында даими рубрика эшләп килә.
Шуннан соң, 9 апрель көнне “Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча алып барылган эш турында” Министрлык коллегиясенең утырышын әзерләү һәм уздыру белән бәйле рәвештә шушы коллегиягә әзерлек чаралары планы хакында фикер алыштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары - Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча комиссия рәисе С.Н.Столяров алып барды.