Россия юристлары Ассоциациясе утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2010 елның 31 марты, чәршәмбе
29 март көнне Мәскәүдә Россия юристлары Ассоциациясе бүлекләренең Бөтенроссия утырышы узды.
Утырыш барышында Ассоциация эшчәнлегенең барлык юнәлешләре каралды, шул исәптән: халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, юридик белем бирү сыйфатын күтәрү, норматив актларга бәйсез экспертиза үткәрү, “Ел юристы” премиясен тапшыру, яшьләр белән эшләү һ.б.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр хакында фикер алышуда Дәүләт Думасы граждан, җинаять, арбитраж, процессуаль законнар чыгару Комитеты рәисе, Ассоциация рәисе Павел Крашенников, Ассоциация Идарәсе рәисе Игорь Манылов, Ассоциациянең юридик стандартлар Комиссиясе рәисе, Җәмәгать палатасы вәкиле Анатолий Кучерена, Ассоциация Аппаратының Үзәк вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясенең 60 субьекты РЮА региональ бүлекчәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары катнаштылар. Татарстан Республикасы исеменнән Россия юристлары Ассоциациясе аппаратының Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе В.Б.Паймухин эш итте.
Иң кызу дискуссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә багышланды. Ассоциация рәисе Павел Крашенников хәбәр иткәнчә, Россиядә, тулаем алганда, “300-дән артык хокукый консультация үзәкләре эшләп килә, аларда якынча 40 мең кешегә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелгән”.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 15 социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны юридик яктан мәгърифәтле итү Үзәкләре эшләп килә, болар: Казанда – 8, Яр Чаллыда – 4, Түбән Камада – 3. “Камаз” ААҖ хокукый эшчәнлеге Департаменты тарафыннан өстәмә рәвештә “Камаз” ААҖ эшчеләренә социаль-хокукый ярдәм күрсәтү Үзәге оештырылган. Яңа Үзәкләр булдыру өстендәге эш дәвам итә. Үзәкләр эшли башлаганнан бирле (2005 елның сентябереннән) аларга ярдәм сорап 6 мең республика гражданы мөрәҗәгать иткән.
П.Крашенинников үзенең чыгышында ЮУЙ-нда юридик клиникалар эшләүне хуплады, “бу әйбәт юнәлеш” дип ассызыклады, чөнки бер яктан гражданнарга чын мәгънәсендә ярдәм күрсәтелә, икенче яктан – бу юридик ЮУЙ студентлары өчен әйбәт тәҗрибәгә әйләнә. 2010 елның 1 мартыннан Казан шәһәре ветераннар Советы базасында (“Казан” ММҮ бинасында) Татарстан Республикасы юстициясе Министрлыгы Россия юристлары Татарстан региональ бүлеге һәм Казан икътисад, идарә итү һәм хокук Институты белән берлектә юридик клиника ачып җибәрделәр. Атнага ике тапкыр Институтның өлкән курс студентлары укытучылары җитәкчелегендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр.
Бу бик вакытлы булдырылган чара, чөнки ветераннарга һәм сугышта катнашканнарга торак сатып алу яисә төзү өчен субсидия бирү мәсьәләләре буенча консультациягә мохтаҗлар саны артты.
Үз чиратында, Ассоциация Идарәсе рәисе Игорь Манылов түләүсез юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә тагын да сыйфатлырак эшләү зарурлыгын белдерде. Аның фикеренчә, региональ бүлекләр бу юнәлештә эшчәнлеге турында тәвсилле отчет тапшырырга тиеш. “Файдалы булмаган, халыкка хезмәт күрсәтмәгән кабул итү үзәкләрен ябарга кирәк”, - дип ассызыклады ул. РЮА эшчәнлегенә әлеге юнәлеш “юридик җәмгыятьнең тулаем җәмәгатькә йогынты ясауның мөһим инструменты булып тора”.
Утырышта түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы төрле фикерләр әйтелде. Бу мәсьәлә буенча региональ бүлекләрнең әгъзалары чыгыш ясадылар, бу өлкәдәге эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
Үз чиратында, Ассоциация рәисе П.Крашенинников шулай ук, “Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” закон проектын эшләп чыгару хакында актив рәвештә фикер алышына дип хәбәр итте.
2010 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шаймиев “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый мәгърифәт системасын үстерү чаралары” Указын имзалады. Бу документ нигезендә ТР Министрлар Кабинетына “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” закон проектын эшләп чыгару һәм республика парламентына кертү йөкләнде
  
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International