«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар конкурсына йомгак ясалды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» Мәгълүмати-социаль видеороликлар икенче республика конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Тантана «Әкият» курчак театрында узды.

Конкурсның төп максатлары булып җәмәгатьчелекнең игътибарын хокукый культураны арттырның актуаль мәсьәләләренә, иҗтимагый кагыйдәләр һәм нормаларны позитив кабул итү формалаштыруга, хокукый тәртипләрне үтәү принципларына позитив караш, талантлы яшьләрне ачыклау һәм кызыксындыру, медиапродуктлар иҗат итү буенча яшьләрнең иҗади күнекмәләрен камилләштерү тора.

Чара Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы, Татарстан Республикасы  Юстиция  министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән оештырыла.

«Ребенок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» Мәгълүмати-социаль видеороликлар икенче республика конкурсында җиңүчеләр:

1. Тарасенко Анна Андреевна – Бөтенроссия дәүләт полиция университетының Казан институты;

2. Лихолет Алла Николаевна, Котов Александр Сергеевич, Усманова Александра Анатольевна – Чистай балалар йорты хезмәткәрләре;

3. Быстрова Надежда Ивановна – Түбән Кама урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 б классы укучысы;

4. Тихонов Алексей Анатольевич – Чистайның 3 нче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

5. Андреева Алинә, Сафина Камилә, Гатаулллина Алия, Вәлиева Ания, Галиев Нияз, Гаянова Алинә, Минһаҗев Айнур – Г.Тукай исемендәге Арча педагогик көллиятенең 212 төркеме студентлары;

6. Болотов Илья Сергеевич, Мөдәррисов Марат Марс улы – Казан Федераль университеты студентлары;

7. Гәрәева Гөлфия Ринат кызы, Низамиева Алия Зиннур кызы, Лукашина Азалина Олеговна – Ютазы гомумбелем бирү урта мәктәбе укучылары;

8. Харисова Рания Рамил кызы, Вахитова Диана Радик кызы – Азнакай гимназиясе укучылары;

9. Гүзәлбаев Айрат Илшат улы – Югары Ослан районының Матюшино урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы;

10. Кривошеина Юлия Николаевна, Абусева Алинә Наил кызы – Бөгелмә гомумбелем бирү урта мәктәбенең «Адан Юга» иҗади студиясе.

Социаль-хокукый активлыклары, Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләре арасында хокук белемен һәм хокук культурасын пропагандалаган өчен, Л.Ю.Глухова Бөгелмә муниципаль районы 2 нче лицееның 11 класс укучылары Айрат Байбуров, Фәрит Закиров, Мария Зяблова, Гүзәл Муллаянова, Ләйсән Мусина, Эльвира Сәхәбетдиноваларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау хатлары белән бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International