Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова  «Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» яңа республика проектында катнашучылар белән очрашты.

Проект балалар һәм үсмерләрнең хокукларын һәм законлы интересларын яклауны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул һәр муниципаль районда конкурс нигезендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе статусына ия булган балалардан команда (Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе) туплауны күздә тота. Сайланган балалар агарту һәм өйрәтү буенча актив эш алып барачак, иҗтимагый мониторинг уздырачак һәм балалар һәм үсмерләрнең хокукларын яклау буенча кабул итүләрдә катнашачак.

Л.Ю.Глухова балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түп юнәлешләренең берсе икәнлегенә басым ясады.

Очрашуны йомгаклап, министр проектта катнашучыларга үз белемнәрен күтәрүдә максатчанлык һәм Балалар иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшчәнлегендә уңышлар теләде. Бу эштә ярдәм итәчәгенә ышандырды. Проектта катнашучыларны министр икенче килүләрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына экскурсияле очрашуга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International