Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары участоклары аппараты эшчәнлеген оештыруны өйрәнү

2010 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының эшчәнлеге планы нигезендә, җәмәгать судьялары участоклары эшчәнлеген оештыруны өйрәнү, архив эшчәнлегенә эш башкаруда, шулай ук башка җәмәгать судьялары аппараты, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгының җәмәгать судьяларын оештыру-хокукый ярдәм итү бүлеге белгечләренең хезмәти эшчәнлекләренә кагылышлы мәсьәләләр методик һәм практик ярдәм күрсәтү максатында 15.03.2010-26.01.2010 елдагы чорда Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппараты участокларының эшчәнлеген оештыруны тикшерү үткәрелде.
Эш барышында җәмәгать судьяларының 2009 ел дәверендәге төп күрсәткечләренең үзенчәлекләре тикшерелде, суд үткәрүнең культурасы, суд карарларын, беркетмәләрне, чыгарылучы хезмәти мәгълүмат документацияләрен үз вакытында һәм сыйфатлы төзү, эш башкаруны оештыру.
Гражданнарның хокукларын һәм законлы кызыксынулырын бозудан суд тарафыннан яклану кебек конституциячел хокукларын тоткарлыксыз гамәлгә ашыру өчен тиешле шартлар белән тәэмин итү зарурлыгы мәсьәләсе, җәмәгать судьясының гражданны шәхсән кабул итүне оештыру, халыкка суд эшләренең кайда, кайчан каралуы турындагы мәгълүматны җиткерү, шулай ук гражданнарның тәкъдимнәрен, мөрәҗәгатьләрен, шикаятьләрен карау, суд аппаратының хезмәткәрләренең үзләрен тотышы кагыйдәләре һәм эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре кебек мәсьәләләр Министрлык белгечләренең аерым игътибарына лаек булды.
Министрлыкның җәмәгать судьялары аппаратын матди-техник яктан тәэмин итү функциясен үтәү күзлегеннән чыгып, бүлек белгечләре җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлегенең мәгьлүмати-хокукый тәэминатын һәм замандаш программа-аппаратлы чаралар кертүне, суд участогының матди-техник җиһазлануын һәм җәмәгать судьяларының тәэмин ителүен, шулай ук суд участогының, җәмәгать судьясының һәм процесста катнашучыларның иминлегенең тәэмин ителешен тикшерү эшен башкардылар.
Казан Совет районы җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыруны өйрәнү барышында белгечләр тарафыннан канцелярия мөдирләре һәм саклау сроклары чыккан, җәмәгать судьялары архивларында сакланучы эшләрне, документларны аерып алу һәм аларны юкка чыгаруга әзерләү эше буенча 2 разрядлы белгечләр белән киңәшмәләр үткәрелде. Шулай ук эш башкаруны оештыру мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.
Казан Совет районы җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыруны өйрәнү нәтиҗәсендә суд эшләрен башкару Инструкциясен җитди бозулар күзәтелмәде. Казан Совет районы җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлегенең сыйфатын алга таба тагын да үстерү максатында тиешле тәкъдимнәр бирелде.
 
ТР юстиция Министрлыгының Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International