Административ хокук бозулар Кодексына кертелгән суд пристав-башкаручыларына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукын бирүче төзәтмәләр үз көченә керде

2010 елның 2 апреле, җомга
2010 елның 31 мартында Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде (28.12.2009 елдагы 380-ФЗ номерлы Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертү турында Федераль закон).
Әлеге үзгәрешләр нигезендә, административ хокук бозулар кодексының 20.25 статьясындагы 1 бүлеге тарафыннан каралган административ хокук бозу турындагы беркетмәне вәкаләтле органнарының вәкаләтле вәкилләре генә түгел, суд пристав-башкаручылары да төзергә мөмкин.
Әһәмиятлесе шунда, суд пристав-башкаручыларның яңа вазыйфалары суд тарафыннан йөкләнелгән штраф түләү вазыйфасын үтәмәгән затлар мөнәсәбәтендә беркетмәләр төзү белән генә чикләнә. Әгәр штраф вәкаләтле орган тарафыннан (суд тарафыннан түгел) бирелгән икән, 20.25 статьясындагы 1 бүлеге буенча беркетмәне шушы органның вазыйфаи заты төзергә тиеш.
Шуны искәртик, административ штраф административ җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан административ штраф түләтү турындагы карарның законлы көченә кергән көннән алып 30 көн эчендә түләнергә тиеш. Административ штраф ихтыярый рәвештә башкару өчен бирелгән срогында түләнелмәгән булса, штраф түләтү турындагы карар мәҗбүри түләтү өчен суд пристав-башкаручыга юнәлдерелә.
Административ штрафны закон тарафыннан каралган срогында түләмәү хокук бозу дип таныла һәм түләнмәгән штрафның икеләтә күләмен түләтү яисә 15 тәүлеккә административ сак астына алу чарасы карала.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International