“Хокук һәм хаять” журналы редакция советы утырышы

2010 елның 3 апреле, шимбә
Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгында “Хокук һәм хаять” журналы редакция советы утырышы узды.
Редакция советы әгъзалары журналның 2010 елның 27 маенда Татар АССР оешуы көненә багышлап чыгарылачак өченче саны макеты хакында фикер алыштылар.
Түбәндәге тәкъдимнәр кертелде: журналның бер өлешен, ю.ф.д. профессор Б.Л. Железновның Татар АССР оешуы тарихын яктыртучы материалларын урнаштырып, республика оешуына 90 ел тулуга багышларга. Журналның икенче өлеше совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 65-еллыгына багышланган материаллар урнаштыруга биреләчәк. Бөек Ватан сугышы ветераннары, элекке прокуратура хезмәткәрләре турындагы материалларны Татарстан Республикасы Прокуратурасы бирәчәк. Журнал тышлыгына элекке ТАССР ЭЭМ хезмәткәре, Советлар Союзы Герое С.Ахтямов фотосүрәтен урнаштыру карары кабул ителде.
Киләсе санның макеты 2010 елның 5-6 апрелендә Казанда Европа Советы һәм Европа Союзының “Кеше хокукын яклау турындагы Европа Конвенцясен куллану милли суд эшләрен башкаруында һәм практикасында төп ирекләр өлкәләрендә Россия Федерациясе хокук саклау органнары юристларының һәм хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү” дигән уртак программасы кысаларында узучы кеше хокукы буенча Европа Конвенциясен кабул итүгә багышланган ике көнлек семинарын уздыру турындагы материалларны үз эченә алачак
Журнал редакция советы рәисе, ТР юстиция министры М.М.Курманов Россия юристлары Ассоциациясенең Татар региональ бүлеге тарафыннан гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы материалны урнаштырыга тәкъдим итте. Татарстанда 13 халыкка социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларны хокукый мәгърифәтле итү Үзәкләре эшләп килә. 2005 елдан бирле шушы Үзәкләргә хокукый ярдәм сорап 6 мең граждан мөрәҗәгать иткән.
редакция советы вәкилләре әйтелгән тәкъдимнәрне хупладылар һәм журналның өченче саны макетын расладылар. Шулай ук, совет утырышында журналга 2010 елның икенче яртыеллыкка язылуны игълан итү мәсьәләсен расладылар һәм журналның баш мөһәррире вазыйфаларын үтәүче итеп А.Н.Җиһаншинаны билгеләүне хупладылар.
  
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International