2015 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова һәм министр урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Судында үткәрелгән Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар советы Рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы бүлек мөдирләре А.В.Воробьёв һәм Р.Р.Нәбиуллин, район һәм шәһәр судлары рәисләре катнашты.
Расланган көн тәртибе буенча Л.Ю.Глухова һәм Мәскәү районы суды К.И.Галишников «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник, оештыру-методик һәм финанс ягыннан тәэмин итү» темасына чыгыш ясадылар. Министрның докладында бу елның 10 ае эчендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы эш нәтиҗәләре яктыртылды.
Законнарны камилләштерү проблемалары һәм суд реформасы мәсьәләләре (медиация мәсьәләләре) буенча Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, суд берләшмәләренең башка вәкилләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышын йомгаклап тиешле карарлар кабул ителде.