2015 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының дәүләт власте органнары, министрлык, ведомство, Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палата белгечләреннән тупланган мобиль мәгълүмати–консультацион төркем составында, Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле һәм Тәмте авылларында җирле халыкны кабул итеп, аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә катнашты.
Кабул итү барышында ике авыл җирлегенең 48 кешесенә хокукый ярдәм күрсәтелде. Кабул итүдә Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Р.Ф.Вафин да катнашты.
Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнарның күбесен “ана капиталы” һәм «социальная ипотека» кебек социаль программаларның гамәлгә куелышы, вакытыннан алда пенсия билгеләү, газга һәм суга субсидияләр, җир салымын исәпләүгә һәм салым льготаларына кагылышлы мәсьәләләр кызыксындыра иде.
Авыл халкы консультация бирүче белгечләрдән үзләренең сорауларына квалификацияле җаваплар алдылар.