ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган турнир

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган комплекслы көрәш буенча Бөтенроссия турнирының ачылу тантанасында катнашты.

Ярышларны оештыручылар – Россиянең Комплекслы көрәш федерациясе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Турнир Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы химаясендә үткәрелде.

Турнирның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Конституцион суды Рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе Р.М.Ильясов, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов катнашты.

Илебезнең төрле регионнарыннан 100 дән артык спортчы, барлыгы 15 команда, турнирда катнашырга теләк белдергән иде. Алар арасында -  Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Россия ЭЭМ, Россия ФСКН, хәрби частьлар, шулай ук, спорт клублары.

Турнир 28 - 29 ноябрьдә ТР буенча ЭЭМ базасы булган «Мирный»  спорткомплексында үткәрелде.

Ярышларның нәтиҗәләре:

Команда беренчелегендә Россия юстиция министрлыгына караган команда төркемнәре арасында беренче урынны Татарстан Республикасы буенча УФССП командасы алды, икенче һәм өченче урыннарда - Кемерово өлкәсе һәм Чувашия Республикасы идарәләре.

Россия көрәш сәнгате берлегенең региональ бүлекчәләре һәм ведомстволар командалары төркемендә пьедесталдагы урыннар түбәндәгечә бүленде: Марий  Эл Республикасының ФКЕ командасы җиңүче булып танылды, көмеш призер - ТР Панкратиона федерациясе, «бронза»ны Казан шәһәренең 5598 номерлы хәрбичасте алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International