2015 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Россия Юристлары ассоциациясе»нең Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы утырышында катнашты.
Утырышны «Россия Юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы Рәисе И.И.Гыйрфанов алып барды.
Утырышта катнашучылар көн тәртибенә куелган ике мәсьәләне карадылар:
Казан Ратушасының Колонналы залында 2015 елның 10 декабрендә тантаналы шартларда тапшырылачак «Ел юристы» Татарстан Республикасы юридик премиясенең 2015 елгы лауреатларын билгеләү;
Татарстан юридик бергәлегенең яңа вәкилләрен Россия Юристлары ассоциациясе әгъзасы итеп алу.