Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен милли дәрәҗәдә яклау турындагы семинар

2010 елның 6 апреле, сишәмбе
2010 елның 5-6 апрелендә Казан шәһәрендә “Кеше хокукларын һәм төп ирекләрен милли дәрәҗәдә яклау турындагы Европа Конвенциясен куллану” дип исемләнгән, судьялар, прокурорлар, адвокатларның катнашында, ике көнлек семинар уздырыла. Семинар европа Советы инициативасы буенча федератив мөнәсәбәтләр һәм региональ сәясәт Үзәге белән берлектә, адвокатлар Федераль палатасының ярдәме белән,Европа Советы һәм Европа Комиссиясенең үзара хезмәттәшлек программасы кысаларында оештырылган. Семинарда катнашырга чакырылучылар арасында кеше хокуклары буенча Европа суды Секретариаты юристлары исәбендәге экспертлар һәм бүтән югары квалификацияле Европа конвенциясе гарантияләгән хокуклар мәсьәләләре буенча белгечләр булды.
Семинарны Татарстанда оештыручылары булып Татарстан Республикасы Президент Аппаратының Дәүләт-Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге тора.
Семинарның беренче көне Татарстан Республикасы Югары суды бинасында узды. Семинар барышында кеше хокуклары буенча Европа Суды тәҗрибәсе үсүенең замандаш тенденцияләре турында(суд эшчәнлегенең үзенчәлекләре, Суд структурасы; шикаятьнең кабул итәрлеге критерийлары); газаплауларны тыю турында кешелексез яисә абруй төшерүче мөнәсәбәт яисә кеше хокуклары Европа конвенциясенең 3 статьясы нигезендә җәзалау мәсьәләләре һәм Конвенциянең 6 статьясы нигезендә суд эшчәнлегенең “гаделлеге” үзенчәлекләре каралды.
Икенче көнне семинарда катнашучылар иреккә һәм шәхси кагылдырмаслык хокукына, шәхси һәм гаилә тормышын хөрмәт итү хокукына, мөлкәтне саклау хокукына бәйле темаларны тыңладылар. Дәресләрдә уку материалларын Европа Советы экспертлары Довидас Виткаускас һәм Анна Деменева тәкъдим иттеләр.
Семинарда ТР Югары суд судьялары, ТР Адвокат палатасы вәкилләре, ТР Прокуратурасы, прокурорлар, адвокатлар, шулай ук Татарстан Республикасы Президент Аппаратының Дәүләт-Хокук идарәсе башлыгы Р.А.Сахиева, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе Комитеты рәисе Ш.Ш.Ягудин, ТР юстиция министры, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге рәисе М.М.Курманов, Югары суд рәисе Г.М.Баранов, Россия юстиция Министрлыгының ТР буенча Идарә җитәкчесе Н.Х.Сафиуллин
  
ТР юстиция Министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International