Ашыгыч оператив хезмәт күрсәтүчеләрне “112” телефон номеры аша чакыртуны тәэмин итү системасы турында

2010 елның 6 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы ашыгыч оператив ярдәм күрсәтү хезмәтләренең ашыгыч ситуацияләрдә расланган алгоритмнар нигезендә уртак эшчәнлеге сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү һәм күрсәтелгән хезмәтләргә мөрәҗәгать итүне халык өчен җайлаштыру, шулай ук Казан шәһәрендә 2013 елдагы Бөтенроссия җәйге универсиадасы XXVII чараларының иминлеген тәэмин итү максатында 2010 елның 22 мартындагы 166 номерлы “Татарстан Республикасы территориясендә ГЛОНАСС+112” бердәм дәүләт мәгьлүмати системасы нигезендә “112” телефон номеры аша ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасы турында” ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә (ЕГИС “ГЛОНАСС+112”) бердәм дәүләт мәгьлүмати системасы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә “112” телефон номеры аша ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасы эшчәнлегенең Вакытлы регламенты расланган.
Вакытлы регламент республика территориясендә Россия Федерациясе тиешле норматив хокукый актлары кабул ителгәнчегә кадәр булачак. “112” телефон номеры аша ашыгыч оператив хезмәтләрне чакырту өчен дежур-диспетчер хезмәте оештырыла (ДДХ-112), ул тәүлек әйләнәсендә эшләячәк. Системаны гамәлгә ашыруның агымдагы этабында ДДХ-112 кысаларында Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, Эчке эшләр Министрлыгының, муниципаль берәмлекләре ашыгыч медицина ярдәмебүлекләренең дежур-диспетчер хезмәтләре һәм “Һәлакәт медицинасы республика үзәге” дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесе үзара хезмәттәшлек итәләр.
Татарстан Республикасы территориясендә ЕГИС "ГЛОНАСС+112" кулланылышка кертү графигы расланган.
 
«Гарант» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International