12 нче эшче төркем утырышы узды

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына дәүләти һәм федераль программалар белән федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12нче эшче төркем утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, эшче төркем җитәкчесе урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.

Утырышта 2015 елда дәүләти һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуның беренчел  нәтиҗәләре, шулай ук, 2016-2018 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы буенча фикер алышынды.

Утырыш йомгаклары буенча, 12нче эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылганнарга 2015 елдагы финанслану дәрәҗәсенә һәм 2016 - 2018 еллар өчен тапшырылган заявкалар буенча расланган суммаларга кагылышлы төгәл мәгълүматларны ачыкларга йөкләмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International