Татарстан Республиксында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү турында

2010 елның 7 апреле, чәршәмбе
2010 елның 22 мартында ТР Президенты 156-УП номерлы “Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аны хокукый мәгърифәтле итү системасын үстерү чаралары турында” Указын имзалады. Әлеге Указада гражданнарның социаль һәм хокукый сакланылуы максатында, гадел хөкемгә югары дәрәҗәдәге үтемлелекне тәэмин итү һәм законлылыкны, хокукый тәртипне ныгыту, шулай ук дәүләт һәм муниципаль органнарның әлеге эштәге рольләренең көчәйтелүе максатында Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү чаралары, шул исәптән түләүсез чаралар да, билгеләнгән.
Президент Указын гамәлгә ашыру нигезендә 2010 елның 1 июленә кадәрге срок эчендә Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү, шул исәптән түләүсез ярдәм күрсәтү, һәм гражданнарны хокукый мәгърифәтле итү республика программасы проектын, шулай ук “Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләп чыгару күздә тотыла.
Халыкка юридик ярдәм күрсәтү республика программасы республика министрлыклары һәм ведомстволарының кадраларын, мәгълүмати коммуникация ресурсларын куллану, юристларның профессиональ оешмалары, иҗтимагый оешмалар, күләмле мәгълүмат чаралары ярдәмендә социаль яктан якланмаган, фәкыйрь категориясенә керүче гражданнарга, тормышларының авыр чагына туры килгән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы нигезләмәләрен үз эченә алыр дип планлаштырыла. Моннан тыш, программа проектында юридик адрларны әзерләүче югары уку йортлары каршында укучыларның хокукый хәбәрдарлыкларын һәм гражданнарга консультация үткәрү осталыкларын формалаштыру өчен, шулай ук укытучылары җитәкчелегендә тәҗрибә туплауны оештыру максатында хокукый клиникалар булдыру һәм башка чаралар каралган; Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләрен, Татарстан Республиксына юридик кадрлар әзерләүче югары профессиональ белем бирүче учреждениеләрнең юридик факультетлары мөгаллимнәрен, адвокатларны, нотариусларны, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен җәлеп итү исәбеннән формалашкан хокук тематикасына консультация бирүче төркемнәр эшчәнлеген, аларның предприятеләр, оешмалар, учреждениеләрнең хезмәт коллективларына сәфәр кылуларын оештыру күз уңында тотылган.
Юридик белемнәрне пропагандалауның аерым роле массакүләм мәгълүмат чараларының республика электрон бастырып чыгару чараларына, иң элек аларның законнардагы мөһим үзгәрешләрне яктыртуына, бүлеп бирелә.
Программа проекты шулай ук мәдәният, мәгариф, халыкны социаль яклау учреждениеләренең юридик белемнәрне пропагандалау, мәгариф учреждениеләрендә укучыларның, яшьләрнең гражданлык һәм хокукый аңнарын тәрбияләү, тиешле бәйгеләр, олимпиадалар оештыру, Татарстан Республиксы территориясендә урнашкан төзәтү учреждениеләрендә тәрбияви-хокукый эшчәнлекнең сыйфатын яхшырту буенча эшчәнлеген координацияләүне билгели.
Билгеле булганча, Татарстан Республиксы территориясендә 2007 елдан бирле Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге катнашында 15 гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларны юридик хәбәрдар итү Үзәк оештырылган.
ТР юстиция Министрлыгы белгечләре, юристлар Ассоциациясе вәкилләре көн саен гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр. Бу вакыт эчендә хокукый ярдәм сорап 6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. 2010 елның беренче чирегендә генә 365 гражданга юридик ярдәм күрсәтелгән.
 
2010 елның 1 мартыннан бирле Казан шәһәре ветераннары Советы базасында, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлегенең һәм Икътисад, идарә һәм хокук Институтының (Казан ш.) турыдан-туры катнашы белән юридик клиника ачылган. Атнага ике тапкыр Институтның югары курс студентлары укытучылары җитәкчелегендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәләр. Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге вәкилләре юридик клиникага хокукый һәм координацион ярдәм күрсәтәләр.
Һәр елның язында ТР юстиция Министрлыгы Югары уку йортлары студентлары арасында ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган республика конкурсы уздыра. 2008 елдан конкурс Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан региональ бүлеге катнашында уза. 2010 елда юридик белгечлекнең иң яхшы студенты исеменә конкурс алтынчы мәртәбә уздырылды.
  
ТР  юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International