ТР юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасында хокук бозуларга каршы профилактика буенча Хакимият комиссиясенең эшче төркем вәкилләре киңәшмәсе узды

2010 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясенең эшче төркеме вәкилләренең хокук бозуга каршы профилактика буенча оештыру киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министр вазыйфаларын үтәүче, Татарстан Республикасы Хакимиятенең хокук бозуларга каршы профилактика үткәрү комиссиясе рәисе Р.Ф.Муратов боерыгы нигезендә 2010 елның 12-14 апрелендә Биектау, Балтач, Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында хокук бозуга каршы профилактика алып баруны комплекслы тикшерү сәфәрләрен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышынды.
План-задание нигезендә хокук бозуга каршы профилактиканы комплекслы тикшерүләр уздыруның максаты булып Татарстан Республикасында 2007-2010 елларда хокук бозуга каршы профилактика Комплекслы программаны башкаруны контрольдә тоту мәсьәләсе һәм тикшерү барышында хасил булган җитешсезлекләрне бетерүдә практик ярдәм күрсәтү тора.
Эшче төркемгә ТР юстиция Министрлыгы, ТР Эчке эшләр Министрлыгы, ТР Хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы, ТР сәламәтлекне саклау Министрлыгы, ТР җәза башкару Федераль хезмәтенең Баш идарәсе, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы, ТР кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү Комитеты, ТР Федераль миграция хезмәте идарәсе, ТР “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, РФ Федераль иминлек хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча ТР идарәсе, ТР Җәмгыять палатасы, РФ граждан оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча баш идарәсе, РФ иминлек буенча Федераль хезмәтнең ТР идарәсе вәкилләре керде.
Эшче төркем вәкилләренең һәр кайсы вәкиле муниципаль районнарда хокук бозуларга каршы профилактика буенча эшләр оештыруны, расланган бурычлар исемлеге буенча, үз юнәлешләре күзлегеннән өйрәнәчәк. Тикшерүләр нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясе утырышының көн тәртибендә фикер алышу предметы булып торачак.
Оештыру киңәшмәсен ТР Эчке эшләр Министрлыгы иҗтимагый иминлек милициясе башлыгы урынбасары, ТР Хакимият комиссиясе секретаре Р.А.Галимбеков һәм ТР Эчке эшләр Министрлыгы милиция тарафыннан вәкаләт бирелгән участковыйлар һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләре эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы, эшче төркем җитәкчесенең урынбасары - Л.Г.Гершанов алып бардылар.
  
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International