2015 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфага туры килү буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссиясе утырышы булды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының алты дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе профессиональ потенциалны һәм функциональ бурычларны үтәүгә әзерлек дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия бөтен аттестация үтүчеләрнең алтысы да үзләре биләгән дәүләт граждан хезмәтенә туры килә дип тапты.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Ф.Гафаров һәм бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.