Хөрмәтле коллегалар! Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмебез – Юристлар көне белән котлауларымны кабул итегез.
Әлеге көн законлылык принципларына һәм хокукка хезмәт итүне төп эшчәнлеге итеп таныган бөтен юридик бергәлек өчен зур бәйрәм.
Дәүләтебезнең алга таба да үсеше өчен юрист һөнәре гаять зур әһәмияткә ия. Җәмгыятьнең бөтен тармаклары да хокук белән бәйле. Законнарның төгәл үтәлеше, кеше хокукларын һәм иреген, шулай ук, дәүләт интересларын яклау нигездә юристлардан тора. Юрист һөнәрен сайлаган кешедән үтә дә җаваплылык, югары әхлакый принципларга тугры булу таләп ителә. Җәмгыятьнең дәүләт системасына булган ышанычы нигездә юристның профессиональлеге һәм үз эшен ни дәрәҗәдә белүенә бәйле.
Юридик бергәлек вәкилләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имиинлек телим. Сезнең һөнәри сыйфатларыгыз, эшкә җаваплы карашыгыз дәүләткә һәм җәмгыятькә кирәк һәм киләчәк тә дә шулай булыр.