Теләсә нинди җәмәгать транспортында пассажир һәлак булган очракта страховка түләүнең күләме 2 млн. сумны тәшкил итәргә тиеш дип билгеләде транспорт һәм элемтә министры Игорь Левитин.
“Без РФ хакимиятенә җәмәгать транспортында кешеләр һәлак булган очракта страховка түләү турында федераль закон проектын керттек. Транспорт чарасының нинди төргә карамастан страховка күләме һәр һәлак булган кеше өчен 2-шәр млн. сум тәшкил итәргә тиеш. Минем уйлавымча, Дәүләт Думасы безнең бу фикеребезне хуплар”, - диде ул.
Министр фикеренчә, законнны кабул иткән очракта транспорт йөртүчеләрне пассажирлар тормышы иминлеген страховкалау шартнамәсен төзергә мәҗбүр итәчәкләр, һәм бу документтан башка транспорт йөртүчесе рейска чыга алмаячак.
Шулай ук, министр РФ Хакимиятенә түбәндәге тәкъдимнәрен юллаган:
- автомобиль юлларын төзүче компанияләренең юллар тотылуы өчен җаваплылыгын 12 ел дәверенә сузу турында;
- 12 тонна һәм аннан артык авырлыклы йөк транспортыннан махсус җыемнар алу әһәмиятлелеге хакында.