Бюджет оешмаларының хокукый дәрәҗәләрен камилләштерү

2010 елның 10 апреле, шимбә
Федерация Советныда “Дәүләт (муниципаль) учреждениеләрнең хокукый дәрәҗәләрен камилләштерү нигезендә Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты буенча Федерация Советы бюджет буенча Комитетының Россия Федерациясе финанслар Министрлыгы вәкилләре белән киңәйтелгән киңәшмәсе узды.
РФ Дәүләт Думасында бүгенге көндә төгәлләнүче стадиясендә булган, илнең бюджет оешмалары челтәре өчен принципиаль мөһим булан закон турында фикер алышынды.
Сүз дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең хокукый дәрәҗәләренә җитди коррективлар кертү, аерым алганда, аларга бюджет акчасы бүлеп бирү һәм түләүле хезмәт күрсәтү өчен алынган керемнәрен барлау өлкәсендә, бюджет оешмалары эшчәнлегенең сыйфатлылыгын үстерү, алар тәкъдим иткән уңайлыкларның дәрәҗәсе һәм сыйфаты, смета аша финанслаудан китеп, ачык финанслауга күчү, бюджет оешмаларының үтә күренмәле финанслануы турында бара.
Закон проектында дәүләт сатып алулары, бюджет сатып алуларының региональ һәм муниципаль реестры сайтын алып бару тәртибе күрсәтелгән, оешмаларның бюджет ассигнованияләре механизмы камилләштерелә, чыгымнарны блокировкалау механизмы бетерелә һәм бюджет учреждениеләре бурычларын кайтаруның яңа механизмнары барлыкка китерелә. Закон чыгару белән бәйле үзгәрешләр нигезендә сенаторларны беренче чиратта дулкынландырган мәсьәлә булып бюджет учреждениеләре күрсәткән хезмәтләрнең түләүлелеге һәм түләүсезлеге, киләчәктә бюджет учреждениеләрен хосусый милек итү мөмкинлеге тора.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International