2015 елның 2 декабрендә «Татарстан» дәүләт теле-радио компаниясенең туры эфирда бара торган «Яңа көн» радиотапшыруында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренече урынбасары Р.И.Заһидуллин кунак булып катнашты. Тапшыру татар телендә барды.
Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү практикасы турында сөйләде. Әңгәмә барышында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы актуаль сораулар яңгырады: түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе, түләүсез юридик ярдәм алырга хокуклы гражданнарның категорияләре, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында оештырылган «кайнар линия» телефонының номеры һәм башка сораулар.
Туры эфирда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан 2015 елның 7 декабрендә иртәнге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр «Татарстан халыклары дуслыгы йортында» түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча үткәреләчәк чара турында да хәбәр ителде.
Туры эфир барышында инвалидларны эшкә урнаштыруга, мәдәни мирас объектларын саклау һәм куллануга, инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мөмкинлекләренә кагылышлы сораулар яңгырады.