Вакантлы вазыйфаны биләү буенча конкурс йомгаклары

2015 елның 4 декабре, җомга

2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурска 12 кеше катнашты. Конкурс комиссиясе карары белән түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре дип табылды:

Тухтасинова Ләйлә Дилүс кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч - ТР Әлмәт суд районы буенча 1 нче, 2 нче, 5 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратлары канцеляриясе мөдире вазыйфасына;

Сәгыйтова Алсу Алик кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч - ТР Балтач суд районы буенча 1 нче, 2 нче участоклары җәмәгать судьялары аппаратлары канцеляриясе мөдире вазыйфасына;

Григорьева Ләйсән Рәфыйк кызы ТР Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Гафиятуллина Регина Рәис кызы ТР Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Ибраһимова Айсылу Вагыйз кызы 2нче разрядлы өлкән белгеч - ТР Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына;

Рыцева Алинә Витальевна 2нче разрядлы өлкән белгеч - ТР Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты канцеляриясе мөдире вазыйфасына.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының иҗтимагый советы рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International