Россиядә “Ау турында” яңа закон үз көченә кергән

2010 елның 12 апреле, дүшәмбе
2010 елның 1 арелендә “Ау һәм ау ресурсларын саклап калу һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында” 209-ФЗ номерлы Федераль закон (ау турында закон) үз көченә керде. Бу закон Россия Федерациясе территориясендә ау эшчәнлеген оештыру белән бәйле мөнәсәбәтләрне федераль дәрәҗәдә тәртипкә салуга юнәлдерелгән.
ИА REGNUM Хәбәрләр ФАС Россия Матбугат хезмәтендә хәбәр иткәнчә, ау турындагы закон монополиягә каршы реакция белдерүгә һәм ау уңайлыклары базарында конкурентлылыкны үстерүгә юнәлдерелгән берникадәр нормаларны үз эченә алган. Шулай итеп, законның 10 статьясындагы 1 өлеше нигезендә монополиячел эшчәнлеккә һәм ау өлкәсендә намуссыз конкурентлылыкка юл куелмый. Закон билгеләвенчә, Россия Федерациясенең һәр субъектында һәр кеше өчен үтемле аучылык урманнары 20 проценттан да ким булмаска, физик затларның бу урманнарда аучылык максаты белән ирекле рәвештә сәфәр кылырга хокукый мөмкинчелекләре булырга тиеш.
Юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә һайваннар дөньясыннан файдалану өчен әлеге закон үз көченә кергәнчегә кадәр озак вакытка бирелгән рөхсәтләрнең сроклары шул рөхсәтләрдә күрсәтелгән срокларга кадәр генә үз көчләренә ия булалар. Шул ук вакытта, мондый озак вакытка бирелгән рөхсәтләрнең сроклары озайтылмый. Монан тыш, ау турындагы закон һайваннар дөньясы объектларын “Һайваннар дөньясы турында” Федераль закон тарафыннан билгеләнгән приоритетлы бирүгә юл куймый.
Ау турындагы закон нигезендә җир кишәрлекләре, урман кишәрлекләре һәм аучылык урманнары чикләрендә ау ресурсларына хуҗа булу хокукы аухуҗалык килешүе нигезендә бирелә. Бу килешү Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органы һәм әлеге килешүне төзү хокукын аукционда яулап алган җиңүче арасында төзелә.
ФАС Россия фикеренчә, аукцион үткәрү ысулы ау хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтү хокукын бирү процедурасын үтә күренмәле, объектив итә, һәм тәгаен, өлкәләрдә коррупция күренешләрен киметүгә юнәлдерелгән.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International