2015 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчесе А.В.Михайлов рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең җаваплы вазыйфаи затларының берләштерелгән киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде:
җәмәгать судьялары участокларын видеокүзәтү системалары, стационар һәм кул металл эзләгечләре, турникетлар белән тәэмин итү;
террористик янаулар булу мөмкинлеген күздә тотып, җәмәгать судьялары участоклары хезмәткәрләре һәм суд администраторларының игътибарлылыгын арттыру кирәклеге;
Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчелеге тарафыннан ведомствоның җәмәгать судьялары суд участокларында хезмәт итүче ведомство хезмәткәрләренең эшен тикшереп торуны көчәйтү.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Федераль суд приставлары хезмәтенең хезмәттәшлеге кысаларында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының иминлеген тәэмин итү өчен буенча чаралар турында карар кабул ителде.