Рейдерларга җинаять сроклары яный

2010 елның 12 апреле, дүшәмбе
Дмитрий Медведев Думага рейдерлыкка каршы тору турындагы закон проектын керткән. Акционерлар реестрын охшатып алдап ясау өчен 5 ел җинаять срогы һәм 500 мең сум штраф йөкләнү яный.
РФ Президенты Дмитрий Медведев агымдагы елның февралендә эшкуарлар белән очрашуда биргән сүзенә тугрылыклы калды. Ул вакытта сүз коррупциячел түрәләрнең һәм Эчке эшләр Министрлыгы хезмәткәрләренең рейдер биләүләре турында барды. Кичә дәүләт башлыгы парламентка Җинаять һәм Җинаять-процессуаль кодексларына төзәтмәләр кертте.
Аларны яңа статьялар белән тулыландырыга тәкъдим ителгән, юридик затларның һәм предприятие акционерлары реестрын охшатып алдап ясау өчен җаваплылык чарасы кертелгән. Предприятие җитәкчесен алмаштыру һәм аннан соң активларны чыгару өчен җинаятьчеләр нәкъ менә шушы ысулны кулланалар.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International