Җинаять-башкарма кодекстагы төгәлсезлекләр бетерелгән

2010 елның 13 апреле, сишәмбе
2010 елның 5 апрелендәге 46-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе җинаять-башкарма кодексына һәм “Иректән мәхрүм итү кебек җинаять җәзаларын башкаручы учреждениеләр һәм органнар турында” Россия Федерациясе законының 22 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Төзәтмәләр кертүнең максаты - Россия Федерациясе җинаять-башкарма кодексының башка законнар белән тәгәлсезлекләрен юкка чыгару.
Хөкем ителгәнлекне бетермәгән гражданнар хәрби хезмәткә чакырылмыйлар һәм альтернатив граждан хезмәтенә юнәлдерелмиләр. Шуңа күрә РФ ҖБК аерым нормалары үз көчләрен югалталар. Шуңа бәйле түбәндәге очраклар хасил була, хөкем ителгән яисә шартлы хөкем ителгәннәр хәрби хезмәт сафларына чакырылган яки альтернатив граждан хезмәтенә юнәлдерелгән булалар.
Элек кайбер очракларда тәрбияләнүче учреждение диварларыннан тыш озак вакытлы күрешүләр, ә балигъ булмагананар өчен кыска вакытлы күрешүләр дә телефон аша сөйләшү мөмкинлеге белән алмаштырылалар иде. Аерым алганда, әгәр хөкем ителгән кеше суд эшчәнлегендә шахит, зыян күрүче, шик астында булучы (гаепләнүче) буларак катнашкан булса.
Хәзер исә мондый алмаштыру тәртибе һичшиксез шахитларга һәм зыян күрүчеләргә кагыла. Альтернатива рәвешендә телефон аша сөйләшү мөмкинлеге генә түгел, бәлки кыска вакытлы күрешү дә каралган. Шик астында торган (гаепләнүче) буларак хөкем ителгән кеше күрешүгә булган хокукларыннан шик астында торганнар һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту турындагы Закон нигезендә файдалана.
Үзләрен яхшы яктан күрсәткән хөкем ителүчеләр өчен ярлыкау турында юллама бирү нормасы үз көчен югалта. Ярлыкау турында һәр хөкем ителүче сорарга хокуклы.
Ирекне чикләү кебек җәза бирүне башкаручы учреждениеләр һәм органнар турындагы Законга үзгәрешләр кертелә. Иң элек балигъ булмаганнар тотыла торган колонияләрдә хуҗалыкка хезмәт күрсәтү эшләренә 18 яше тулган затларны гына җәлеп итәргә рөхсәт ителгән. Бу чикләү бетерелгән. Россия Минюсты балигъ булмаганнарга ярый торган махсус эшләр исемлеген билгели.
  
«Гарант» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International