Коммуналь уңайлыклар өчен түләмәү - тулай торакка туры юл!

2010 елның 13 апреле, сишәмбе
РФ Дәүләт Думасы тарафыннан РФ Торак Кодексының 90 статьясын аныклау турында закон проекты кертелде. Бу документта коммуналь уңайлыклар өчен түләмәүнең торак җирне файдалануга алучыны фатыйрдан чыгаруга китерә торган минималь чиген билгеләргә тәкъдим ителә. Бүгенге көндә намуссыз торак җирне файдалануга алучылар коммуналь уңайлыклар өчен тиеннәр түлиләр һәм аларны фатыйрдан чыгару мөмуин түгел, чөнки рәсми күзлектән караганда алар фатыйр өчен, коммуналь уңайлыклар өчен түлиләр. Беренчнләрдән булып Мурманск закон чыгаручыларының каны кызды, алар коммуналь уңайлыклар өчен түләмәүнең чиге итеп 6 ай эчендә 50% күләмен билгеләргә һәм болай булган очракларда торак җирне файдалануга алучыны фатыйрыннан чыгару һәм аңа тулай торакта урын бирү шикаяте белән судка мөрәҗәгать итү ысулын тәкъдим итә.
Беркатлы мурманлылар әлеге ысулның уңышсызлыгын аңламыйлар, ләбаса. Суд булыр алдыннан бурычлы коммуналь уңайлыклар өчен 6 ай эчендә җыелган бурычның 51% түләп куйса, ул рәсми рәвештә фатыйрыннан чыгарыла алмый (хәтта эше инде судта булса да).
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International