Коррупциягә каршы дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасының Инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, дәүләт граждан хезмәткәрләренә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләве, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыруның, шулай ук, программада каралган башка чараларның үтәлеше каралды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнарның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләргә материаллар урнаштыруның бердәм таләпләрен раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225 нче карарына ярашлы рәвештә  әлеге карарның үтәлешен тикшереп тору Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән. Шунлыктан районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә аеруча игътибар ителде.

Коррупциягә каршы көрәш буенча тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре турында коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру буенча җаваплы хезмәткәрләр белән фикер алышынды һәм эшне камилләштерү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International