Яңа ел каникулларына майныкылары кушыла

2010 елның 14 апреле, чәршәмбе
Дәүләт Думасы хезмәт һәм социаль сәясәт Комитетына 3-5 январь ял бәйрәм көннәрен 31 декабрь, 2 һәм 8 май көннәренә алмаштырырга тәкъдим итүче федераль закон проекты юнәлдерелгән.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясындагы беренче бүлегенең гамәлдәге редакциясе ял бәйрәм көннәре итеп 1-5 январь чорын билгели, үзенә күрә “Яңа ел каникуллары”.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 статьясындагы беренче бүлегендә кышын ял бәйрәм көннәре өчен шактый зур чор билгеләп, яз көне, халык бакча эшләре белән шөгыльләнгән вакытта, бары тик бер генә ял көне билгеләнгән - 1 май.
Әлеге хәлне күз уңында тотып, гражданнар бәйрәм көнәрендә үз вакытларыннан рациональ рәвештә файдалана алсын өчен, шулай ук бәйрәм ял көннәре санын ничек бар шулай саклап калу өчен федераль закон проекты тарафыннан РФ ХК 112 статьясына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә һәм Росси Федерациясендә ял бәйрәм көннәре итеп түбәндәге көннәрне игълан итәргә:
 
31 декабрь, 1, 2 январь – Яңа ел;
7 январь - Рождество Христово;
23 февраль – Ватанны сакчылары көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
1, 2 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;
8, 9 май – Җиңү көне;
12 июнь - Россия көне;
4 ноябрь – Халык берлеге көне.
Әлеге Федераль закон 2010 елның 1 январеннән үз көченә керәчәк дип көтелә. Закон чыгаручыларга яңа ел каникуллары ошап киткән ахырысы, май каникулларын да гамәлгә кертергә уйлыйлар (яңа ел каникулларыннан кем баш тартыр икән?)
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International