Тарифлар өлкәсендәге ыгы-зыгылар. Торак өчен түләү бәясен төшерү өчен нинди резервлар бар

2010 елның 14 апреле, чәршәмбе
Региональ үсеш Министрлыгы Торак кодексына төзәтмәләр әзерләгән. Бу төзәтмәләр торак өчен бәя исәпләү процессын тагында үтә күренмәлерәк итәчәк.
Күптән түгел генә “РГ” бәян иткәнчә, сүз күп фатыйрлы йортларда яшәүче халыкны счетчик күрсәткечләре буенча түләтү турында бара, барысы өчен – су, электр, ягулык һәм газ. Экспертлар фикеренчә, бу чара санап үтелгән ТКХ уңайлыклары өчен түләү тарифларын оештыру процессын гадиләштерәчәк. Гражданнар ТКХ уңаөлыкларыннан чынлыкта күпме файдаланганнар, шулкадәр түләчәкләр, ә кайдадыр җир астында тишелеп агып ятучы трубалар өчен түгел.
Киләчәктә бу һичшиксез торак өчен түләүдә чагылачак. Әмма “РГ” экспертлары ассызыклавынча, торак өчен түләү бәясен төшерү өчен башка резервлар да бар. Алар өлешчә ТКХ уңайлыклары структурасының үзендә, Мәсәлән, әгәр сез су өчен бер мең сум түлисез икән, аның 200-300 сумы гына электроэнергия сатып алуга сарыф ителә, 100 сумы – хезмә хакы түләүгә. Әмма 600-700 сумы исә “бүтән чыгымнар”га тотыла. Алар “су” тарифы үз бәясенең 60-70% тәшкил итәләр ди ТКХ реформалауга ярдәм итү Фондының эксперт-аналитик департаменты директорының урынбасары Александр Бударин. Җылылык энергиясе тарифында алар өчен 30% бүлеп бирелә. Калганнары аңлашылса да, үтә күренмәле булса да, “бүтән чыгымнар” буенча сораулар бар. Ул чыгымнарны тикшерү бик авыр. Шуңа күрә, ТКХ белгечләре ясаган беренче нәтиҗә тарифлар структурасын анализларга һәм акча чыгымнарын контрольдә тотарга кирәк дигән фикергә кайтып кала.
Шәһәр икътисады Институты белгече фикеренчә:”Предприятие һәрвакыт үз чыгымнарының шактый өлешен тарифка кертеп утыртырга тырыша. Шуңа күрә һәр тарифта да киметү өчен резервлар хасил булуы мөмкин”. Әмма бу кул селтәп кенә хәл итә торган нәрсә түгел. “Бүтән чыгымнар” өчен 70% күп, әйдәгез 50% кына калдырыйк дип сөләшү дөрес түгел, - ди эксперт. – Тарифта трубаларны төзекләндерү өчен каралган акчалар да барын онытмыйк. Тарифларның кайсы тиешле өлешен кыскартып була, ә кайсыларына һичкайчан да кагылырга ярамый икәнен ачыкларга кирәк. Тарифлар буенча Федераль хезмәт тарафыннан җирле үзенчәлекне истә тотып тариф билгеләү ысулы күрсәтелгән. Бу методиканы һәрвакыт кулланып, тариф исәпләнүнең дөреслеген тикшереп була.”
Әмма барысы да шулай җиңел генә түгел. Торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтү өлкәсендә күбесенчә монополистлар эшли. Мәсәлән, водоканал йөз оракның йөзендә теләсә нинди шәһәрдә бердән-бер. Монополия хуҗасы һәрвакыт кирәкле рычакларын таба, алардан тиешенчә файдалана ала, тарифларын җирле закон чыгаручылары аша күтәрә ала. Сүз һичшиксез коррупция турында гына бармый – эшкуар таушалган трубалар һәм аларны алмаштыру зарурлыгы турында арттырыбрак сөйли ала. Кызганычка каршы, барлык җирлекләрдә дә тариф оештырылуны компетентлы рәвештә тикшереп баручы белгечләр юк дип һафаланалар ТКХ реформалауга ярдәм итү Фондында. Бу региональ хакимият җаваплылыгы зонасы – шундый белгечләрне табу һәм бәяләр формалашуын контрольдә тотуны җайга салу. ТКХ уңайлыклар өчен түләүнең реаль тарифлары өчен көрәш баштан ук регионнарда алып барылырга тиеш, ди Александр Бударин.
 “Тариф оештыру җәмгыяви булырга тиеш, - дип киңәш бирә әңгәмәдәшебез,- Муниципалитетлар гражданнарга тарифларның нәрсәләрдән хасил булуын аңлатырга тиеш, ТКХ өлкәсендәге үзгәртеп корулар турындагы мәгълүматны аларга җитештерү буенча планлаштырылган эшчәнлек алып барырга тиеш.” Һәм аз керемле гаиләләргә, коммуналь түләүләр гаилә кеременең 22%нан артыгын тәшкил итсә, субсидияләр каралуы турында искәртергә онытмаска.
Ситуацияне анализлау түбәндәгеләрне күрсәтә, муниципаль берәмлекләр үз регионнарыннан коммуналь уңайлыклардан файдалану нормативын билгеләү хокукына ия булганнан соң, бу хокук белән барсы да рациональ рәвештә эш итмәделәр. Нормаларны алганнар да күтәргәннәр, ахыр чиктә бу нәтиҗәдәге бәядә чагылыш тапкан. Мисал итеп Мәскәүне китереп була. Узган елда үткәрелгән Контроль-хисап палатасын тикшерү күрсәткәнчә, счетчиклары булмаган гражданнар өчен судан файдалану нормативы ике тапкырга арттырылган.
Бүгенге көндә регионнар ашыгыч рәвештә әлеге хәлне төзәтергә тырышалар. Ләкин монда да Дмитрий Гордеев кисәтүенчә, “су белән бергә баланы да чыгарып түгеп булмый”. Һәм электр, газ белән тәэмин итү өчен тарифларын билгеләү вазыйфасы 2005 елда ук регионнар кулына тапшырылганлыгы хакында искә тошерде, бу вакытта яңа Торак кодексы үз көченә керде. “Норматив билгеләүнең ике ысулы бар, дип аңлата Гордеев,- хисаплы яки охшаш йортларда коммуналь уңайлыклардан файдалану тәҗрибәсе нигезендә. Шул ук вакытта, норматив бервакытта да төгәл була алмый икәнлегенә ташлама ясарга кирәк.”
Бу елны кайбер ергионнарда торак өчен түләү бәясе 50%, хәтта 80% үсүенә ТКХ реформасының аврал рәвешендә узуы йогынты ясаган. Вице-премьер Дмитрий Козак фикеренчә, узган елларда күп кенә муниципалитетлар ТКХ предприятиеләре эшчәнлегенең эффективлыгын күтәрү буенча эшләмәделәр, киселешле субсидияләүне әкренләп бетерү, натураль льготаларны акчалата түләүләр белән алмаштыру турында карарлар кабул итмәделәр.” 2010 елның 1 январеннән реформалауны кичектерү мөмкин түгел иде. Новацияләрне берьюлы керттеләр, бу халык өчен һичшиксез шок булды.
Ни өчен болай ашыктылар? Закон нигезендә, капиталь төзекләндерү, тормыш иминлегенә янаучы йортлардан кешеләрне күчерү буенча региональ программаларны финанслаучы ТКХ реформалавына ярдәм итү Фонды акчаларны, Козак әйтеп үткән, барлык тиешле чаралар тәмамланганнан соң гына юнәлдерә ала. Узган елны акчаны ышаныч нигезендә бирделәр. Бу елны – кибет ябык. Шартларны үтәмәдең икән – яңа акча юк, ә “искеләрен” кайтарырга кирәк булачак. Шуңа күрә регионнар тырышты да инде. Бәяләр кинәт кенә үсеп китте.
Киселешле субсидияләүне генә алыйк. Бу гражданнар, предприятиеләр, ресурслар тапшыручылар һәм дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулы, буталчык системасы. Бу вакытта гражданнар уңайлыкларның чын бәяләреннән күбрәккә ким түлиләр, ә предприятиеләр – халык түләмәүләрен каплар өчен күбрәк түлиләр. Шул ук вакытта бер үк ресурсларын төрле файдаланучыга төрле бәядән сатучы ресурс тапшыручыга үз көчендә яшәр өчен әле дәүләт тарафыннан субсидияләр дә түләнеп бара. Киселешле субсидияләүне бетерү бу системаны нигезеннән үк мәңгелеккә җимерә. Барлык файдаланучылар өчен дә бердәм тариф кертелә - гражданнарга, предприятиеләргә. Яисә җылылык, су барысы өчен дә бер үк бәядән сатыла. Шул ук вакытта дәүләт ресурс тапшыручыны субсидияләр белән бүтән “ашаткалап” тормый. Бу әлеге өлкәдә базар мөнәсәбәтләрен оештыру өчен уңай шартлар тудыручы гадел система. Әмма бер “ләкин” – гражданнар торк-коммуналь уңайлыклар бәяләренең 100% күрсәтелгән квитанцияләр алалар.
Киселешле субсидияләүне бетерүне 1992 елдагв “Федераль торак сәясәте нигезләре турында” Закон һәм 2001 елның 21 августындагы РФ карары билгеләгән иде, дип искәртә Александр Бударин. Һәм барысын да әкренләп эшләп була иде. Шоксыз гына. Нәтиҗәдә, ТКХ Фонды мәгълүматына караганда, хәзерге мизгелгә 28 РФ субьектлары киселешле субсидияләүдән тулысынча баш тартты. Кайсыбер регионнарда ул 2-3 3 муниципалитетларда гына урын алган. Киселешел субсидияләүдә “нык утыручы” регионнар бер дистәгә җыелырмы икән.
Кешеләргә ничек булышырга һәм шул ук вакытта ТКХ реформалауны юкка чыгармаска? “Бүгенге көндә йорт хуҗалыкларының 11% гына торак субсидияләрен алалар. Аларны алырга хокуклылар санын арттырырга кирәк, - дип саный Гордеев, - Андыйлар 30%ка җитсен.” Сорау алынган “РГ” экспертларының күбесе дәүләт тарафыннан торак субсидияләрен, вакытлыча булса да, бирү тәртибен кичекмәстән яңадан каралырга зарурлыгын билгелиләр. Шунсыз гражданнар һәм җитди модернизацияләүне таләп итүче әлеге өлкә кызыксынуының балансын табу мөмкин түгел.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International