Дәүләт Думасы суд утырышларында видеоз- конференц-элемтә куллану турында закон проектларын кабул итте
2010 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы беренче укылышта суд утырышлары эшчәнлегендә видео-конференц-элемтә системасын куллануны регламентлаштыручы һәм вакытны экономияләүгә, суд тикшеренүләре срокларын кыскартуга юнәлдерелгән ике закон проектын кабул итте
РФ Җинаять-процессуаль кодексына үзгәреш буларак керүче, аны тулыландуручы беренче закон проекты шахитлардан сорау алуны видео-конференц-элемтә системасы ярдәмендә уздырырга рөхсәт итә.
Икенче закон проекты РФ Җинаять-процессуаль кодексының 399 статьясына үзгәрешләр кертә. Алар нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән урында тормыш кичерүче хөкем ителгән турыдан-туры суд утырышында катнашырга яисә үз фикерен видео-конференц-элемтә системасы аша җиткерегә хокуклы. Хөкем ителгәннең суд утырышында катнашу төрен суд билгели.
Әлеге закон проектларын кабул итү дәүләтнең шахитлар юлын түләү һәм хөкем ителгәннәрне суд утырышы урынына алып килү белән бәйле чыгымнарын кыскартыр иде.