Татарстан Республикасында торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтү өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм законлы кызыксынуларын тәэмин итү Комиссиясе оештырылган

2010 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президентының 2010 елның 5 апрелендәге УП-203 номерлы “Татарстан Республикасында торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтү өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм законлы кызыксынуларын тәэмин итү чаралары турында” Указы нигезендә торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтү өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм законлы кызыксынуларын тәэмин итү буенча ведомствоара Республика комиссиясе оештырылган, аның составы һәм нигезләмәсе расланган.
Комиссия башкарма хакимият органнары белән, федераль органнарының башкарма хакимияте Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, торак-коммуналь уңайлыклар күрсәтү өлкәсендә гражданнарның хокукларын һәм законлы кызыксынуларын тәэмин итү, нормативлар, бәяләр, тарифлар һәм торак-коммуналь комплекс тарафыннан халыкка күрсәтелгән товарларга,уңайлыкларга куелган кушылмаларны билгеләү һәм көйләү өлкәсендәге бүтән органнар белән хезмәттәшлек итүче ведомствоара орган булып тора. Нигезләмә Комиссиянең бурычларын, вәкаләтләрен һәм хокукларын билгели.
  
«КонсультантПлюс» компаниясе материалларыннан алып әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International