2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр һәм балалар спорт фестивалендә катнашучылар алдында чыгыш ясады.
Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара Тәтеш шәһәренең “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Анда 75 кеше катнашты.
Балалар һәм олылар төрле мәйданчыкларда үзләрен армреслинг, дартс, өстәл теннисы, җиңел атлетика эстафетасы, туп ыргыту, кегльләр егу, шашка кебек спорт төрләрендә сынап карадылар.
Спорт фестиваленә катнашучыларның бөтенесе дә истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, ә җиңүчеләр грамоталарга ия булдылар.