Минюстны югары юридик белем бирүнең сыйфаты борчый

2010 елның 17 апреле, шимбә
Россия Минюстында Россия Федерациясе юстиция Министры Александр Коновалов рәислегендә Ведомствоара комиссиясенең югары юридик белем бирү сыйфатын күтәрү мәсьәләләре буенча утырышы узды
Ведомствоара комиссиясе утырышында түбәндәгеләр катнашты: Санкт-Петербург дәүләт университеты ректоры Н.М. Кропачев, Россия Федерациясе Генераль прокурор урынбасары С.Г. Кехлеров, статс-сәркатиб – Эчке эшләр Министры урынбасары С.П. Булавин, Россия Федерациясе мәгрифәт һәм фән Министры урынбасары И.И. Калина, Россия Федерациясе Президентының Дәүләти-хокукый идарәсе башлыгы урынбасары С.В. Пчелинцев, Россия Федерациясе Югары Суды судьясы В.И. Анишина, мәгрифәт һәм фән өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте җитәкчесенең урынбасары В.И. Круглов, хокук мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтү һәм суд системасы белән хезмәттәшлек итү Департаменты Директоры Е.А. Борисенко, Мәскәү Конституцион Суд вәкиллеге җитәкчесенең урынбасары М.А. Филатова һәм башка рәсми затлар.
Утырышта «Юриспруденция» юнәлеше буенча бакалавриат профессиональ белем бирү дәрәҗәсенең федераль дәүләт мәгрифәти стандартының проекты каралды.
Стандарт Россия Федерациясе территориясендә дәүләт аккредитациясенә лаек булган югары профессиональ белем бирү учреждениеләре тарафыннан «Юриспруденция» әзерләү юнәлеше буенча бакалавриат белем бирү программаларын гамәлгә ашыру барышында мәҗбүри булган таләпләре бердәмлегеннән гыйбарәт.
Фикер алышу нәтиҗәсендә мәҗбүри дисциплиналар исемлегенә “Арбитраж процесс”, “Салым хокукы” предметлары, “Тормыш-көнкүреш иминлеге” кыскартылган интенсив курс белән тулыландырырга дигән карар кабул ителде.
“Россия Конституцион хокукы” дисциплинасы атамасы “Конституцион хокук”ка, “чит ил теле” – “юриспруденция өлкәсендә чит ил теле” дип алмаштырылды. Дисциплиналарның базалы (мәҗбүри) өлешләренең күләме үстерелде – хәзер ул гомуми уку йөкләнешенең 70% тәшкил итәчәк. Бакалаврга (“физкультура” дәресен мәҗбүри дип билгеләмичә) физкультура һәм спорт белән шөгельләнүдә, сәламәт тормыш итүдә һичшиксез катнашырга кирәклеген күрсәтергә. Россия Федерациясе юстиция Министры Александр Коновалов “Югары уку йортында спорт корпоратив культураның, популяр вакыт үткәрү элементы булып торырга тиеш” дип ассызыклады.
Фикер алышу нәтиҗәләре нигезендә «Юриспруденция» юнәлеше буенча бакалавриат дәрәҗәсендәге профессиональ белем бирү федераль дәүләт проекты җиренә җиткерелеп эшләнеләчәк һәм профессиональ әзерлеклелек предметын раслау өчен Россия Федерациясе мәгрифәт һәм фән Министрлыгна кертеләчәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International