Эшче төркемнең Татарстан Республикасы муниципаль районнарында хокук бозуларга каршы профилактика үткәрелүне тикшерү сәфәре

2010 елның 16 апреле, җомга
2010 елның 12-14 апреле көннәрендә Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан хокук бозуга каршы профилактика үткәрү буенча комплекслы тикшерү сәфәрләре кылынды. Әлеге сәфәрләрнең максаты Татарстан Республикасының Биектау, Балтач, Чүпрәле һәм Тәтеш муниципаль районнарында хокук бозуга каршы профилактика үткәрү эшләрен оештыру һәм тормышка ашыру мәсьәләләрен өйрәнү иде.
Тикшерүләр барышында эшчә төркем вәкилләре хокук бозуга каршы профилактика үткәрү эшләренең барышын тикшерү максатында күрсәтелнгән Татарстан Республикасы муниципаль районнарының берничә сәламәтлек саклау учреждениесендә, уку йортларында һәм башка оешмаларында булдылар. Уку йортларында укучылар белән тематик профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Тикшерүләрнең нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Хакимият комиссиясенең эшче төркемнәре берләшкән киңәшмәләрендә хокук бозуларга каршы профилактика үткәрү буенча тикшерү узган районның район җитәкчеләре һәм тиешле хезмәтләрнең җаваплы вазыйфаи затлары белән фикер алышу предметы булып торды.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International